Җырлы булсын туган көнең Җырлый белгәннәр бәхетле, Бай күңелле моңлылар. Моң яраткан бай күңелдә Күпме җырлар тудылар! Җырлы булсын туган көнең, Моңлы булсын тормышың, Җырга күмәр өчен ахры Бу дөньяга тумышың. Җырла әле, моңнарыңны Тарат бөтен дөньяга.

  1. Игры На Юбилей 50 Лет
  2. Этигэ 50 Яшьлек Юбилейга Котлаулар Шигырьлэр
  3. Тосты На Юбилей 50 Лет
  4. Этигэ 50 Яшьлек Юбилейга Котлаулар Ир-атка

Һәркемгә мәгълүм: тормыш бәйрәмсез, бәйрәм котлаусыз булмый. Туй уйналса да, бала туса. Котлаулар №33. 19 августта Фәрид Әнәс улы Вәлитовның 60 яшьлек юбилее. Кадерле тормыш ип.

Этигэ 50 Яшьлек Юбилей Котлаулар

Син булганга тормыш үзе Моң төсенә буяла. Җырлы-моңлы туган көннәр Үтсен дус, туган белән. Бар авыл белән котлыйбыз, Җырлыйбыз урам белән. Венер Фәттах.

Таң җилләре искән минутларда, Көн туганда якты нур булып, Йөрәгемнең җылы рәхмәтләре Барып җитсен сиңа гөл булып. Матур тормыш, сәламәтлек теләп, Туган көнең белән котлыйбыз.

Шатлык белән озын гомер үтеп, Яшәвеңне генә телибез. Гомер үтә диеп, моңсуланма, Өмет гөлкәйләре сүнмәсен. Алтын төсендәге якты көннәр Барыр юлларыңны бизәсен. Күңел түрендә һичкайчан Өмет кояшы сүнмәсен. Бәхетле язмыш йолдызы Гомер күгеңнән китмәсен. Бүген менә туган көнең, Елмай тәуге «нәни» елыңа! Шушы көндә иң җылы теләкләр Үрелеп ятсын тормыш юлына.

Кайчан гына туган идең эле, Бар тынлыкны елап таратып. Хәзер инде чабасын тормышны Үз хыялларына каратып.

Aug 2, 2015 - 50 яшьлек юбилейга энигэ котлаулар. Сине олы бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм! Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк. Этигэ котлаулар / Поздравления папе.

Елмаюың кояш сыман, Хәтта соры көннәрне, Яктыртасын көлүең белэн. Битараф калдырыр кемнәрне?! Котлыйм туган көнең белән, Яңа ачышларны каршы ал. Телим бары изгелеклэр, Хәрчак кояш булып кал.

Галяутдинов Рафиль. Синең тормыш юлларыңда, Очрамасын киртәләр. Гел бәхетләр һәм шатлыклар Алып килсен иртәләр. Гади, сабыр, олы җанлы бит син Кылганнарың бары изгелек.

Муллык белән үтсен һәрбер көнең, Бәхетләрең булсын гомерлек. Туган көндә матур теләк Булсын әле үзеңә. Күктән кояш балкып торсын, Нурлар сибеп йөзеңә.

Шаулап чәчәк атып торсын Бакчаларда гөлләрең, Бүгенгедәй ямьле үтсен Киләчәктә көннәрең. Син яраткан матур кошлар Сайрасыннар болында, Исән-саулык, ак бәхетләр Юлдаш булсын юлыңда. Сез туган көн бик күңелле булган, Табигать тә калган тынычлап. Туган көнгә күркәм теләкләрне Юллыйк әле, дустым, кушучлап. Беркайчан да саулык ташламасын, Бәхетегез булсын түгәрәк. Шатлык арты шатлык килеп торсын, Бала-чага үссен тәгәрәп.

Игры На Юбилей 50 Лет

Акча боза, диләр, тик шулай да Туган көнгә телик аны да. Дус-туганнар борчу китермәсен, Алар һәрчак булсын яныңда. Туган көнең белән котлыйк әле, Бүләк итик алсу гөлләрне. Телик әле сиңа, якын итеп, Киләчәктә матур көннәрне.

Еллар арты еллар өстәлсә дә, һаман күңеләңне яшәртсен. Нурлар сибеп көләч йөзләреңә, Гел шат итеп кенә яшәтсен. Гел елмаеп, көлеп яшә әле, Беркайчан да кайгы килмәсен. Йөзеңдә һәрчак кояш нуры Балкын торсын, һич тә сүнмәсен. Җәен җиләк чәчкәсе бул, Кышын кышлау гөле бул. Гомерләрең озын булсын, Безнең белән бергә бул. Туган көнең, балкый йөзең, Гөлләр янында син гөл генә.

Hәрчак балкып торсын нурлы йөзең, Кадерлебез син бит бер генә. Күңелеңнән якты кояш назы, Бәхет нуры hич тә китмәсен. Елмаеп каршы ал hәр көнне Гомереңнең якты иртәсен. Гомерең синең озын булсын, Имин булсын дөнья-йортыгыз. Бер кайчанда сүрелмәсен иде Учакларда янган утыгыз.

Туган көнең белән котлап Телибез сиңа бүген. Күреп яшә карт көнеңдә Балалар игелеген. Ак бәхетләр телим сиңа, Гөмерең үтсен шатлыкта. Сау-сәламәт булып калсаң, Куркытмый ул картлык та!. Туган көнең котлы булсын! БездӘн Сиңа шул теләк: Унсигездәге шикелле Типсен гел Синең йөрэк.

Туган көнең котлы булсын, Озын булсын гөмерең. Мәңге яшь бул хисләреңдә, Картаймасын күңелең!. Могҗизалар булмый җирдә, Яшьлек кире кайтмый шул.

Аккан судай үтә еллар, Сулар үргә акмый шул. ГөмерләреҢ утә инде ул Ашкынып аккан судай.

Тик гөмерен, буйларына Исәнлек бирсен Ходай!. Нәрсә генә теләсәк тә Сиңа көнеңдә, Бел Син шуны-hәммәсе дә Әйтелә чын күңелдән!. Очырасын юлларыңда Яхшы кешеләр генә, Авыр чакта таянырлык, Узең ишеләр генә. Котлап туган көнең белән Мин бәхет телим Сиңа. Шатлыклар белән аяк бас Алдагы елларыңда. Туган көнең котлы булсын, Шатлан да Син, көл дә Син Килсен Сиң а бәхет кенә.

Этигэ 50 Яшьлек Юбилейга Котлаулар Шигырьлэр

Кайгы-хәсрәт килмәсен. Еллар утә, оча гына Искән җилдәй, аккан судай. Сиңа гөмер буйларына Сәламәтлек бирсен Ходай. Гөмер шулай уза икән. Әйдә яряр, узса узсын, Килер еллар имин булсын, Бәхетләрең тулып торсын!. Бәхет алып килсен еллар, Кайгы-хәсрәт килмәсен. Шатлан да көл, җырлап яшә, Картаюны белмә Син.

Көннәр утә-еллар була, hәр ел белән бер яшь арта. Еллар бәхет алып килсен, Кайгы-хәсрәт калсын арта. Бәхет телибез Сиңа без, Озын гөмер телибез.

10-20 елдан соң да Сау-сәламәт бул, дибез!. Елларың үтсә үтсен, Чәчләрең дә агарсын, Йөрәгең картаймасын, Мәңге яшь булып калсын. Сиңа бүген теләкләрнең, Телибез иң кирәкләрен. Хыялларың чынга ашсын, Кабул булсын теләкләрең.

Үзеңне гел тоеп яшә Унсигез яшҗтә кебек. Сәламәт бул, бәхетле бул, Яшә сөеп, сөелеп! Зәңгәр күзле бу матурга Бар минем дә теләгем: Гөмер утә дип кайгырма, Гел яшь булсын йөрәгең!. Туган көнең котлы булсын!

Шатлан, куан, елмай, көл. Җирдә яшәү зур бәхет ул, Яшәвеңнең кадерен бел!. Еллар арты еллар үтә, Еллар гөмер җебен сүтә. Борчылма Син, сүтсә сүтсен, Нык булсын ул, өзелмәсен. Туган көнең белән котлап Бәхет телим Сиңа, дустым. Иңнәреңә бары изге Фәрештәләр генә кунсын. Алып йөрсен алар Сине Бары изге юлда гына.

Уңыш арта уңыш кына Телим килер елларыңда!. Чәчләрең ак булса булсын, Йөрәген, картаймасын. Һаман тыңгы белми типсен, Мәңге яшь булып калсын!. Гомерләрең булсын бәхетле, Бәхетләрең булсын гомерле. Җирдә булган бөтен изгелекне Бирсен сиңа Ходай бу көнне!.

100 гә хәтле яшә! Хэтта 100 дә соңгы чик түгел. Җырдагыча, Сиңа кояш Гөмере тели күңел. Кызыкма, дустым, байлыкка, Саулык бирсен Ходай нык. Саулык китсә, алтын да чуп, Саулык-җирдэ зур байлык!.

Уфтанма гөмер уза дип, Картлыкның да үз яме. Иминлеге белән килсен Туган көннең бәйрәме. Туган көнең белән котлап, Бәхетле бул, дус, дибез. Зур уңышлар, куанычлар, Сәламәтлек телибез!. Котлы булсын туган көнең, Гел шатланып үтсен көннәрең. Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр Якыннарың, барлык дусларың. Яңа елда туганнарга Яңа елны каршылыйбыз.

Ә синең туган көнең. Икеләтә бәйрәм белән Котлыйбыз сине бүген. Бу елың да гомереңә Күп шатлыклар китерсен. Яңа ел бусагасыннан Тик бәхет атлап керсен!. Гыйнварда туганнарга Тусаң да Син гыйнварда, Кышкы суык бер көндә, Ләкин Синнән кешеләргә Хәрчак җылы бөркелә. Изгелек ул җирдә ятмый, Булмый аны онытып. Гомер буе яшә шулай Кешеләрне җылытып.

Февральда туганнарга Ерак калмады язга да, Кояш яктырак карый. Кышның шундый бер көнендә Җиргә тусаң да ярый. Җылы язлар килгән чакта Йөрәккә сю дәшә. Син дә шулай гомер буе Сөеп, сөелеп яшә! Кояш кешеләр йөзенә Елмаю булып куна. Син дә яшә бу дөньяда Бәхетле булып кына.

Көз көне туганнарга Көзләр җиткән, гөлләр шиңгән, Агачлар яфрак коя. Суык кышны каршыларга Җыена бөтен дөнья. Тик күңелдә бүген бәйрәм, Юк сәбәп боегырга! Киресенчә, туды сәбәп Бергәләп җыелырга. Бергәләп күнел ачарга, Җырлап, биеп алырга. Онытып көзге хисләрне, Күнел ачып калырга. Бүген Синең туган көнең!

Син дөньяга килгән көн. Моңсу көздә бәйрәм ясап, Ничек туа белгәнсең?!

Көзен яуган ләйсән яңгыр, Көзен аткан чәчәк Син! Ямь өстәп тормышыбызга, Дөньяга нур чәчәсең. Котлы булсын туган көнең, Күтәренке-күңелең.

Күтәренке күңел белән Үтсен калган гомерең.

Юбилейлар өчен сценарий Алып баручы: Кадерле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм -район укытучылары, мәктәп коллективы, укучылар, әти-әниләр арасында зур хөрмәткә ия булган юбилей тантанасы. Җилдәй җитез узып киткән гомер, Күпме юллар сизми узылган. Якты хатирәләр юл буена Гүя маяклар күк сузылган. Чәчләрдәге көмеш картлык түгел, Шаулап узган тормыш билгесе, Тырыш хезмәт, күпме түгелгән тир, Ирешелгәннәрнең көзгесе.

Яшьлек калган, истәлекләр калган, Яза-яза тулган көндәлек. Кайсы елның кайсы көне генә, Түгел микән сагынып сөйләрлек. (Юбилярның кыскача биографиясе сөйләнә.) Алып баручы:!

Бу тормышның озын юлларыннан Атладың да, һаман атладың; Кеше дигән, укытучы дигән Исемеңне горур сакладың. Хезмәткәрләр күңелендә сиңа, Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре; Гомереңнең зая узмаганын Әйтеп тора матур эшләрең. (Юбилярның уңышлары әйтелә) Алып баручы: Укытучы метеор шикелле ул, Уттай янып үтә гомерен. Адым саен ул кабыза бара Нәни дусларының күңелен. Картаер бер, ләкин ул кабызган Янар тауларны сез күрерсез. Аның гомере шул тауларда булыр Укытучы эше – үлемсез.

(Котлау өчен сүз мәктәп директорына бирелә.) Алып баручы: Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый.

Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын – кыз бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, иҗади эшләүче укытучы булып калыгыз. 50 яшьне узам димә, Син яшьлектән әле китмәгән.

Тосты На Юбилей 50 Лет

Үтеп барган еллар йөзләреңә Тирән буразналар сызмаган. Буй-сының да артык үзгәрмәгән, Күзләреңдә шул ук очкыннар. Табигатең синең һаман да яшь, Әйтерсең лә синдә тылсым бар. Җиңел тормыш белән яшәмәдең, Хәсрәтең дә булды, сагыш та. Тезләндере кебек тоелса да, Җиңә белдең син бу алышта. Сабыр гына атлап кердең, 5 ун булган алтын көзеңә.

Саулык, бәхет янәшәңдә булып, Җитсәң иде олуг йөзеңә. (Котлау өчен сүз ата-аналар комитеты председателенә бирелә). Алып баручы !Ачуланма инде, Узган елларыңны барлыйбыз. Бераз көнләшеп тә, сокланып та Яратып та Сезгә карыйбыз. Көнләшәбез, чөнки мондый хөрмәт, Бик күпләргә әле эләкми; Хезмәтегез халык күз алдында Артык сүзләр монда кирәкми. Ничә буын Сезнең образны Маяк итеп алган юлына Ничә буын рәхмәт әйткән зурлап, Аттестатын тотып кулына. Тактадагы саннар, цифрлар Ничә язып, ничә сөртелгән; 35 елның һәр көне Хезмәт белән сизми узылган.

(Котлау өчен сүз профком рәисенә бирелә) Алып баручы. 'Укытучы килгән” диеп йөгерде, Урамдагы наян балалар. Япь-яшь апа идең, еллар, еллар. Маңгайларга сырлар салалар. Хәтерлисең: класс, укучылар Алар өчен янып йөрүләр.

Төннәр буе дәфтәр тикшерүләр, Кеше булсыннар дип йөрүләр. (Котлау өчен сүз юбилярның чордашы-хезмәттәшенә бирелә) Алып баручы. Сабыр да Сез, гади, кешелекле, Кылган эшең – бары изгелек. Шатлыкларда үтсен синең көннәр Бәхетләрең булсын гомерлек.

Юлларыңда киртә очраса да, Тирән упкыннарга юлыкма. Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек Хезмәттәшләрең барын онытма. (Котлау өчен сүз юбилярның хезмәттәшенә бирелә) Алып баручы. Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә тормышыңның әллә нинди вакытлары булды.

Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән ана булдың. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый.

Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа өлеш чыгардың. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, балаларың берсе-берсе 10 егеткә торсын, күзле-башлы булып, үзеңнеке кебек тату тормыш корсын. Өең шулай элеккечә нурга чумсын. (Котлау өчен сүз юбилярның якын туганнарына бирелә). Алып баручы Аккан сулар кебек еллар үтә, Һич туктатып булмый вакытны. Һәр ел саен туган көннәр уза Якынайтып безгә картлыкны.

Кызны

Сезнең куллар таш пулатлар салмый, Манаралар өйми күкләргә; Ләкин тыйнак, ихлас хезмәтегез, Маяк булды юлда күпләргә. (Котлау өчен сүз мәктәпнең элеккеге укучыларына бирелә) Алып баручы. яшь ул гомер чиге түгел, Әле алда – таңнар, офыклар; Алда көтә әле зур планнар Үстерәсе нәни оныклар. Таң нурлары булып йортыгызга Ак бәхетләр генә сибелсен. Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз, Юлларыгыз гөлгә күмелсен. Нурлы еллар гына киләчәккә, Сезне мәңге озата барсыннар. Сезнең өчен нәни шатлыклар да Бәхет булып яфрак ярсыннар.

(Котлау өчен сүз укучыларга бирелә) ! Менә килеп каршыгызга бастык, Иңнәребез шактый ныгыды, Мәктәптәге һәрбер көнебез Сезнең белән бергә узылды. Үстерербез кырда игеннәр, Матур җырлар иҗат итәрбез.

Тормыш юлларына үзебезгә Яңа эзләр салып китәрбез. Еллар ерагайтыр, һәрберебез Күңеленнән Сезгә эндәшер. Шатлыкта да, авыр чакларда да Һаман Сезнең белән киңәшер. Безнең өчен Сезнең маңгайларда, Яңа сырлар бәлки арткандыр. Кайбер уйланмаган эшләребез Йөзегезгә кызыл яккандыр. Омтылдыгыз бар күңелегез белән Дөреслеккә, һәрчак хаклыкка; Өйрәттегез безне – балаларны Намуслылык, аклык, сафлыкка. Барсы өчен Сезгә чын күңелдән, Чын йөрәктән рәхмәт диябез.

Без әле дә Сезне якын итеп, Үзебезнең апа диябез. Бүгенгедәй матур, көләч булып, Нык-нык басып бирдә яшәгез. Озак еллар сау-сәламәт булып Яшен булып күкрәп яшьнәгез. Сезнең өчен бүгенге көн гаять шатлыклы да һәм бераз гына, бәлки, сагышлы да. яшь әле ул әчкелтем-төчкелтем, тозлы-борычлы тормыш тәҗрибәләренең җитлеккән бер чоры гына.

яшь әле ул нибары кыш, көзҗәй, һәм яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда Сезнең өчен ул гомерегезнең бер җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Шушы изге минутларда яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын, бүгенге ихлас теләкләр барсы да кабул булсыннар. Җыр 'Сез иң гүзәл кеше икәнсез”. (Котлау өчен сүз юбилярның хезмәттәшләренә бирелә.) Котлау.

Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне, Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын, Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын!. Килер еллар озын гомер бүләк итсен, Безнең өчен бик якын һәм кадерле син! Һәр яңа көн сине кабат сөендерсен, Уңышларның яңаларын алып килсен! Юбилярны котлап җыр башкарыла. Алып баручы: Чын күңелдән Сезне тәбриклибез, Котлы булсын туган көнегез.

Этигэ 50 Яшьлек Юбилейга Котлаулар Ир-атка

Куанычтан –куанычка атлап, Шатлык чәчеп, бәхет игегез!. Һәрвакытта көләч, шат, ягымлы Сау-сәламәт, таза булыгыз. Бәхетләрдән-бәхетләргә генә Алып барсын йөргән юлыгыз. Укучылар котлавы. Пушкин, Есениннар җырлаган Хисләр белән Сез дә янасыз; Бөек рус теленә мәхәббәтне Күңелләргә безнең саласыз.

Тел байлыгы- күңел байлыгы дип Өйрәтәсез кереп йөрәккә Шул тел кайчак эшне бозып куйса, '2” легез үтә үзәккә. Андый чакта үпкә сакламыйбыз Сез бит безгә әни шикелле; Шуңа әйткән һәрбер сүзегез Чын күңелдән, ихлас, үтемле. Рәхмәт Сезгә барысы, барысы өчен Яшәү көче, дәрте сүнмәсен. Сәламәтлек Сезне ташламасын Авырлыклар бер дә килмәсен.

Платье на юбилей 50 лет

(Җыр башкарыла) copyright - Укучылар котлавы. Юл күрсәтте апа География иленә. Муеннан гашыйк һәр бала, Аның бай белеменә. Артист та ул, якын дус та, Әни кебек сизгер дә. Тыйнак та, бик ягымлы да, Булдыклы да, өлгер дә.

Сүзен озак сөйләп тормас. Әйтер үтәрлек итеп. Тапкырлыгына, белеменә Исең китәрлек итеп. Булды авыр көннәр, Ярдәм итте безгә Йөрәгегездән чыккан җылы сүзегез. Сагынсак та әгәр.

Кире кайтмас еллар. Рәхмәт әйтеп башны иябез. (Котлап җыр башкарыла.) Алып баручы: 50 яшең килеп ишек каккач, Мендем димә яшьнең түренә, Күңелеңдә калсын яз чуагы, Гомер үтә диеп сүрелмә. Котлы булсын синең туган көнең, Шатлык белән үтсен һәр көнең, Корычныкы булсын тазалыгың, Кояшныкы булсын гомерең.

Coments are closed